1 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының йомгаклау туры үтте. Республика конкурсында Теләче урта мәктәбенең 8 в сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Л. М. Насыйбуллина җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш ясады һәм призёр булды, Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!