”Экстремизмга каршы көрәштә безнең төп бурычыбыз – дөрес юнәлештә бердәм, оешкан төстә эш алып бару ул.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

1 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экстремизм – гасыр афәте” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә алып барылды. “Экстремизм – ул чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре,  диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Шуңа күрә дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк”. Әңгәмә барышында, бездә экстремизмга урын юк, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез, дуслык-татулык – иң зур байлык” -дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International