Китапханәдә «Сугыш турында китап укы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Барлык теләүчеләр китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, анда китапханә фондыннан разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар тәкъдим ителде. «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары», «Партизан сукмаклары», М. Җәлил "Моабит дәфтәрләре" китапларыннан өзекләр укылды. Һәр укылыштан соң фикер алышу үткәрелде. Балаларга «Бөек Ватан сугышы башлану һәм партизаннар» турында презентация тәкъдим ителде.