«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз»

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм китапларны  кычкырып укулар  үткәрде.  Ул балаларга  сугыш елларының авырлыгы, бу  акциянең әһәмияте, партизан балалар турында сөйләде,  аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китаплар, герой пионерлар турындагы альбом белән таныштырды. Кычкырып укулардан соң укучылар  китаплар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International