Тренер-укытучы Кыямов А.Ә. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы командасы составында безнең районнан да 3 спортчы әлеге ярышларда катнашты.
Зәйнетдинов Ришат (Тиләҗе авылы) юниорлар арасында 1 урын, ир-егетлэр арасында 3 урынга лаек булды. Әлеге уңышлары белән ул май аенда Грециядә узачак Европа Чемпионатында һәм сентябрь аенда узачак Дөнья Чемпионатында катшашу хокукын алды.
Имамиев Илфат (Иске Җөри ) – 4 урында, Габдуллин Инсаф (Шәтке)– 6 урыннарны яуладылар. Әлеге спортчыларга һәм тренер-укытучылары Кыямов А.Ә. алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!