Тренер-укытучылар Сафин А.З., Җәләлиев Ф.Ф. җитәкчелегендә “Теләче” балалар спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашып, гомумкоманда урыннары буенча 4 урынны яулап кайтты.
75 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәтке урта мәктәбе укучысы Мәүлин Эмиль (тренерлары: Гыйниятуллин Ф.С, Шамсетдинов Р.М.) 3 урынга лаек булды.