2017 елдан Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы математик белем бирүнең Россиядә математик үсеш Концепциясе нигезендә "Мате: плюс" гомуми белем бирү дәрәҗәләре арасында дәвамчанлыкны тәэмин итә торган комплекслы программаны кулланучы бакча булып тора.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Инновацион эшчәнлекнең максаты- балалар үсешенең башлангыч этапларында математик белем бирүнең сыйфатын «Мате: плюс» укыту-методик комплексы материалларыннан файдаланып арттыру. Балалар бакчасында "Мате: плюс"укыту методик комплексы - ул: һәр балага индивидуаль якын килү; төрле мөмкинлекләре булган балаларда уңышлылык хисе; мәктәптә яңа программалар буенча белем алу өчен кирәк булган база математик тәҗрибәсен алу; уен һәм проектларда математик күзаллауларны үзләштерү; төрле катлаулылыктагы уеннар һәм биремнәрне үтәү. Балаларны математика нигезләренә өйрәтүдә дидактик уен куллану, балалар белән тагын да нәтиҗәлерәк эш алып барырга мөмкинлек тудыра. Аларның игътибарын, хәтерен, сенсор үсешен, яңарышын яхшырта һәм шул рәвешле баланы киләчәктә мәктәптә белем алуга әзерли. Балалар нинди дә булса белем үзләштерүләрен сизмичә уена аша үзләштерәләр,  уеннарда бик теләп катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International