ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, районыбыз тарихын тирәнтен өйрәнү, районны торгызуда зур өлеш керткән җитәкчеләрне, авыл кешеләрен барлап китап чыгару максатыннан, авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелә.

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

1 февраль көнне чираттагы җыелыш Айдар авыл җирлегендә  оештырылды.  Түгәрәк өстәл артында авыл җирлеге башлыгы,  җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган җанлы әңгәмә узды. Китапханәче Алсу Фаляхова бүгенге көнгә кадәр җыелган материаллар белән таныштырды һәм авыл халкыннан яңа мәгълүматлар көтүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International