Теләче авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

5нче февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Җыен гармунчылар ансамбле, "Агыйдел" фольклор ансамбле һәм башкалар үзешчәннәр катнашында концерт программасы белән башланып китте. Җыенда докладлар белән Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И. Ф., район башлыгы урынбасары Фатхуллина А. Г., Теләче авыл җирлеге башлыгы Мараков И. Р. һәм башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Эш барышында катнашучыларны 2018нче елда районның җитештерү-икътисадый күрсәткечләре, 2019нчы елга өстенлекле үсеш юнәлешләре белән таныштырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Мараков И. Р. халыкка һәм район җитәкчелегенә җирлекнең социаль инфраструктурасын яхшырту өлкәсендә башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Мәктәпкәчә белем бирү проблемалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габделхакова Г. В. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International