Рөстәм Миңнеханов: Зәй районының аграр комплексы соңгы елларда уңай үсеш күрсәтә

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов эш сәфәре  белән  Зәй  муниципаль районына килделәр.   

Эш сәфәре  кысаларында  кунаклар  район  башлыгы    Рәзиф Каримов белән бергә  яңа  Агросәнәгать паркын карадылар, ул  узган  елның  декабрендә  ачылган  иде.   Биредә  сатып алучылар ит, сөт продукциясе, яшелчәләр,  җиләк-җимешләр, ярма,  икмәк  әйберләре  сатып ала алалар.      Товарларны  җирле  җитештерүчеләр,  шулай   ук Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе  районнары һәм башка районнар   фермерлары китерә.  

Агросәнәгать паркында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен эшкәртү  буенча  тест  мәйданчыгы  эшли.    Ит  цехында  тәүлеккә   2,5 тонна  ит,  2  тонна  яшелчә шкәртеп  була, ә ярмаларны  һәм  коелучан  әйберләрне  төргәкләү   цехы көнгә  5  тонна  товар  төргәкләү өчен   исәпләнгән.   Төргәкләнгән азык-төлек  товарлары   Агросәнәгать паркында да,  шулай  ук  сәүдә  челтәрләре  аша  да  сатыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International