Язучының тууына 90 ел тулуга багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Курай моңлы әкиятче апа” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Роза Хафизова 1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951-1952 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта. Роза Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле. 1952-1960 елларда ул «Яшь сталинчы, «Сталин байрагы», аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәрир булып эшли. 1962-1986 елларда, лаеклы ялга киткәнче, Роза Хафизова «Ялкын» республика татар балалар журналының баш мөхәрире була. «Кыңгыраулар җыры» исемле беренче китабы 1967 елда басылып чыга. «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Без әле кайтырбыз», «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплары укучылар арасында популярлык казана. Аның аерым әсәрләре урыс, үзбәк, казакъ, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.