4 – 6 нчы февраль көннәрендә татар әдәбияте фәне буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Татар әдәбиятеннән йомгаклау олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Галимханова Адилә, Тимербаева Динә, Галимова Нәфисә и Агзамова Инзилә катнашты. Йомгаклау этабында Динә призер булды. Тимербаева Динә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Призерны олимпиадага татар теле укытучысы З.Н. Әсәдуллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!