Теләче 2нче балалар бакчасында балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 7нче февралендә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре көне үтте. Уртанчы төркем балалары белән тәрбияче Мөхәммәдиева М. Ф. "Теремкәй" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрде. Балалар шөгыль барышында үзләренең юлларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Физкультура тәрбиячесе Хәбирова А. Р.  Тәрбияче Николаева Г.Н. белән берлектә өлкән төркем балалары белән мавыктыргыч спорт чарасы үткәрде. Тәрбияче Закирова А. Х. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән КВН оештырды. Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  безнең педагогларның балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча башкарган эшен югары бәяләде һәм төркемнәргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп дидактик материал бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International