6 февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, «Күңелем түрендә-авылым тарихы"дигән авылның хөрмәтле кешеләре белән очрашу узды.

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Чара башында  авылның бүгенге хәле белән таныштырдылар. Аннары чакырылган кунаклар авыл тормышы һәм тарихы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу кешеләр барысы да Ватаныбызны торгызуга һәм үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Яшь буын бу хакта онытмасын һәм бу тәҗрибәне үзләштерсен иде, чөнки авылыбызның киләчәк тарихы аңа бәйле бит. "Үз тарихыңны яхшы бел!" дигән күргәзмәгә авыл тарихы турында альбомнар куелды, катнашучылар бик күп кызыклы мәгълүмат саклана торган бу папкалар һәм альбомнар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International