ГТО нормаларын тапшырдык

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

7 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы "Батыр" спорткомплексында ГТО нормаларының 1 этап нормативларын тапшырды.  Нормативларны тапшыруда 6-8  нче  баскыч ГТО яшенә туры килгән 27 хезмәткәр катнашты. Хезмәткәрләребез үзләренең физик мөмкинлекләрен түбәндәге төрләрдә сынап карадылар: урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне  күтәрү ,  йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып  алга бөгелү, «Дулкын» бассейнында йөзү.  Барлык хезмәткәрләребез дә  нормативларны  уңышлы үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International