Бәйге 6-8 сыйныф укучылары арасында үтте. Бәйгегә килгән эшләр положение таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелде. Жюри тарафыннан нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы эшләр Республика балалар китапханәсенә җибәрелде.
Бәйгедә барлыгы 10 китапханә катнашты.
Әлеге бәйгене Теләче балалар китапханәсе әйдәп барды һәм Айдар, Баландыш, Югары Кибәхуҗа, Казаклар, Күкчә, Максабаш, Иске Җөри, Урта Мишә, Шәтке авыл китапханәләре актив катнашты. Шулай ук, Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яков кызын әлеге бәйгедә күрсәткән ярдәме өчен аерым билгеләп үтәсе килә.
Бәйгедә барлыгы 13 яшүсмер катнашты.
Безнең карашка, барлык катнашучылар да бәйгегә актив һәм иҗади якын килгән. Алар арасында: Галимова Иркә Илдар кызы, Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы (җитәкчесе - Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Е. Я.), Федоров Дамир Геннадий улы, Үзәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (җитәкчесе - Теләче балалар китапханәсе Фатыйхова Е. Г.), Җиһаншина Румия Рифгать кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы (җитәкчесе: Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйльметдинова Р. Ш.). аеруча аерылып торалар.