Китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының республикабызның дәүләт символы булып торуы һәм 1992 елның 7 февралендәге 1415-XII номерлы Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән раслануы турында аңлатты, Республикабыз символлары, андагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләде. Биредә шулай ук, канатлы барс турындагы риваятьләр искә төшерелде һәм Гербта сурәтләнгән һәр символның әһәмияте төшендерелде. Бу тарихи сәгать яшь буынга Татарстан Республикасы тарихының данлы битләрен искә төшереп торыр һәм балаларда туган илебез белән горурлану хисләре тудырыр дип ышанабыз.