7 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә, районнан килгән вәкилләр, Алан җирлеге башлыгы, өлкән яшьтәге авыл активы, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар белән авыл тарихынында узләреннән зур өлеш керткән һәм тирән эз калдырган якташларыбыз турында фикер алышулар, “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән күргәзмәдәге материаллар белән танышу булды. Проект турында һәркем үзенең фикерен җиткерде.