2019 елның 8 феврале көнне, Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Миннегали Ногманов истәлегенә 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр арасында 25 тапкыр татарча көрәш бәйгесе булып узды.
Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары да актив катнашып команда 3 урынны яулады. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.