Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган 2019" хәрби-спорт уены үтте.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Анда ике команда катнашты. Уен программасында тарихи, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, Калашников автоматын сүтү-җыю, пневматик винтовкадан ату, һ.б. бар иде. Укучыларга патриотик тәрбия бирү чарасының икенче өлеше саф һавада үтте.Уен патриотик җырлар җырлап, стройда йөрү белән башланып китте.Уен барышында балалар чаңгы эстафетасында узыштылар.Гранатаны ераклыкка атып,уен мылтыгы белән каршылыклар аша үтеп, сугышчан биремнәр үтәделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International