Фестиваль авыл яшьләрен җыя һәм тамашачыларны матур һәм гаҗәеп чыгышлар белән сөендерә. Аның бурычы - җәмәгатьчелек игътибарын иҗади казанышларга һәм яшьләрнең уңышларын җәлеп итү, абруен күтәрү, ачык, үзенчәлекле талантларны ачыклау, эстетик тәрбия һәм яшьләрне рухи яктан баету. Шулай ук ул танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм берләшү өчен менә дигән мәйданчык булып тора.
Конкурсантлар «Вокал», «Хореография», «Нәфис уку», «Иң яхшы презентация», "Иң яхшы яшь гаилә"номинацияләрендә иң яхшы исем өчен көрәштә катнаштылар.Конкурста катнашучылар арасында-төрле һөнәр һәм мавыгулар вәкилләре, кемдер тормышта беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, ә кемдер өчен бу эш яки яраткан шөгыль, әмма аларның барысын да бер теләк берләштерә иде.