Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар-  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.һәм район тәрбиячеләре. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Юлда йөрү кагыйдәләрен бел” темасына квест-уен, 2 кеченәләр төркемендә “ Светофор мәктәбе”, 1 кечкенәләр төркемендә “ Машиналар һәрвакыт кирәк” дигән чаралар уздырылды. Әлеге чараның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тотуны тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International