12 февраль көнне безнең “Кояшкай” балалар бакчасында “Ут белән шаярырга ярамый” дигән темага әңгәмә үтте. Әңгәмәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуы аңлатылды, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга һәм ут чыккан очракта “01” номерына шалтыратырга кирәклеге аңлатылды.