Бүген “Кояшкай” исемендәге Баландыш авылы ясле - бакчасы балалары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә килдедәр. Сәяхәт барышында китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапларның мөһимлеге ,алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук стеллажларга куелган төрле темадагы китапларны зур кызыксыну белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгьнәсендә зур тәэсир калдырды.