Бакчада тәрбияләнүче балаларның иң яраткан шөгеле әкият тыңлау . 12 нче февраль көнне китапханәче алар өчен “Китаплар дөньясында ” дигән исем белән балалар китапларыннан күргәзмә оештырды. Күргәзмәдәге китаплар белән таныштырганнан соң балаларга әкиятләр укыды. Балалар бик тырышып тыңладылар. Китапханәче апалары алардан әкиятнең эчтәлеген сораулар биреп сөйләттерде.