Ямбулат авылы китапханәсендә "Экология - безнең тормышыбызда" дигән экологик дәрес үткәрелде.
Без егерме беренче гасырда яшибез бит. Нәрсә белән исә без килдек яңа, өченче меңъеллыкка? Җир һәм һаваларның пычрануы, зур территорияләрдәге урманнарның януы, эчә торган суларның җитмәве.... Хәзерге вакытта кешелекнең генә түгел, Җир шарындагы бөтен тереклекнең юкка чыгуына куркыныч яный. Цивилизация, техника барлыкка китереп, кеше табигатькә һәм үзенә дә зыян китерә, ахыры куркыныч тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә дә кешенең табигать белән бәйлелеге - кешелек алдында тора торган төп проблемаларның берсе.