Бер караганда, 30 ел аз вакыт түгел, бу арада йөрәк яралары да төзәлергә, шул еллар буена күңел түрендә сакланган югалту, әрнү хисләре дә тынычланырга тиеш иде сыман. Әфган вакыйгаларын кичкән сугышчы - интернационалист катнашында Баландыш мәдәният йортында үткән чара да хатирәләрнең мәңгелек икәнлеген раслады. 10 елга якын дәвам иткән әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә Баландыш авылыннан барлыгы 8 ир-егет катнашкан. Бу көнне очрашуда исә шуларның берсе авылдашыбыз Шарипов Илнур абый катнашты. Бу очрашу укучы балаларга безнең арабызда чын мәгънәсендә ватанны саклаучылар барлыгын раслады.