Табышмаклар көне бик кызыклы үтте. Балалар төрле төрдәге табышмаклар белән таныштылар. Ихтибарлы булырга өйрәнделәр, һәм үзләренең кызыксынучанлыкларына үзләре үк сөенделәр. Ахырдан җиңүчеләргә кечкенә китапчыклар тапшырылды.