15 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Муса Җәлил – патриотик шагыйрь” исемле әдәби марафонга йомгак ясалды.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Китапханәче Газизова Р.Ш. презентация ярдәмендә иҗатына күзәтү үткәрде.

Муса Җәлил, зур рәссам буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International