20нче февраль көнне Теләче районында "Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсының зона этабы булып узды. Әлеге конкурста Саба, Теләче, Биектау, Питрә районнарыннан килгән педагоглар үзара көч сынаштылар. “Педагог-психолог 2019” номинациясендә безнең Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. катнашты һәм 3нче урынга лаек булды. Аны бу профессиональ уңышы белән котлыйбыз!