21 гасыр татар егете бугенге көндә нинди? Шул сорауга җавап табыр өчен Иске Җөри авылы мәдәният йортында «Татар егете» конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты – мәктәп укучыларының иътибарын татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын ныклабрак өйрәнүгә юнәлтү, укытучыларның тәрбия эше сыйфатын күтәрү, сәләтле балаларны ачыклау. Бәйгедә төрле авыллардан килгән егетләр көч сынашты. Алар халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Ә “Татар егете” исеменә Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вахитов Ислам лаек булды. Котлыйбыз!