22 февраль көнне хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, безнең мәдәният йортында әфганчылар белән очрашу булып узды.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Очрашу формаль булмаган әңгәмә формасында узды. Очрашу барышында Әфганстанда булганда һәм интернациональ бурычларын үтәгәндә үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу очрашуда, безнең Шәдке балалар бакчасы хезмәткәрләре Әфганстан сугышында катнашкан - Гимадиев Фәнис Г.  белән Галлямов Мулланур М.да  катнаштылар. Авылдашлар сугыш сынауларын узган кешеләрнең чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International