Ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә, Саба районы Елыш авыл үзешчәннәре белән берлектә “Ил терәге-ир-егет” – исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә үзешчәннәребез башкаруында бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады, скетчлар куелды, дәртле биюләр күрсәтелде. Кичә авыл халкына һәм килгән кунакларга бик ошады.