Бу сүзтезмә зур илдә СССР исеме белән яшәүче кешеләр тормышына 1979 елның 25 декабрендә керә. 2019 елның 15 февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрес барышында китапханәче Шакурова Гөлия Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләде. Ватанның тугрылыклы уллары буларак үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәгән һәм үзләрен шәһит иткәннәрне һәрчак истә тоту - исәннәрнең вөҗдан эше.