«Ватанны саклау ул - изге бурыч».

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

22 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Ватанны саклау ул - изге бурыч" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы совет чоры белән бәйләнгән. 1917 елда Совет хөкүмәте, властьтка килгәч үк, катлаулы хәл алдында кала. Чөнки инде Беренче бөтендөнья сугышы башланган була. Илне дошманнардан саклау өчен 1918 елда Халык комиссарлары советы рәисе В.И.Ленин "Эшче - крестьян Кызыл Армиясе төзү" турында декрет кабул итә. Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка үз иреге белән илне сакларга теләүче эшчеләр кабул ителә.

1917 елның 23 февралендә беренче тапкыр Кызыл Армия көне уздырыла. Тагын бер елдан нәкъ шул көнне Кызыл Армия Псков һәм Нарва янында немец гаскәрләрен җиңүгә ирешә. 1922 елдан исә әлеге дата рәсми рәвештә  Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Шуннан соң ул ел саен билгеләп үтелә башлый. 1946 елдан 23 февраль "Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне" буларак бәйрәм ителә. Бары 2005 елдан гына әлеге бәйрәм "Ватанны саклаучылар көне" дип атала башлый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International