Әңгәмә барышында күп кенә сорауларга җаваплар табылды. Шулай ук яшүсмерләр наркотиклар куллану нәтиҗәсендә барлыкка килүче һәм сәламәтлеккә зыян салучы факторлар белән таныштылар. Очрашу ахырында китапханәче балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, игътибарлы һәм сак булырга өндәде.