Әлеге чарада уртанчы сыйныф укучылары катнашты. Бу көнне китап укучы балалар «Ялкын» журналы белән танышып кына калмыйча, биредә алынган мәгълүмат буенча берсен - берсе уздырып фикер алыштылар, күп төрле биремнәрне чиштеләр. Шулай ук, журналның үткәне һәм бүгенгесе белән, газета, журнал, мәкалә, язмалар, журналист кебек төшенчәләр белән таныштылар.