"Теләче муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру кысаларында, район мәгариф учреждениеләрендә педагогларның һөнәри осталыгын үстерү һәм аларга ярдәм итү, «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесе таләпләренә туры килә торган сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү максатыннан, бүген Үзәк мәктәбе базасында педагогик укулар үткәрелде. Бу чарада безнең Теләче № 1 балалар бакчасы тәрбиячеләре Башарова Л. Х., Исхакова Л. Ф. һәм инглиз теле укытучысы Фаляхиева Г. И. катнаштылар. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә стимуллаштыра торган мохит булдыру өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану; мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең социаль ситуациясен булдырганда системалы-эшлекле якын килү контекстында белем бирү киңлеген камилләштерү; уртак эшчәнлектә балалар инициативасын, кызыксынучанлыкны һәм мөстәкыйльлекне хуплау буенча үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.