ПЕДАГОГИК УКУЛАРДА КАТНАШТЫК.

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

26 март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында район буенча III район педагогик укулар  оештырылды. Темасы:"21 гасыр мәгарифе: хәзерге педагог күзлегеннән". Бу укуларда 23 педагог үзләренең докладлары белән чыгыш ясадылар. Шушы мөгаллимнәр арасында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасынан да Сафина Е.В. һәм Биккинина Р.Р. үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Район күләмендә өченче тапкыр уздырылучы бу бәйгедә катнашучылар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International