26нчы март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында «XXI гасыр мәгарифе: хәзерге заман педагогы карашы» дигән темага өченче район педагогик укулары булып узды. Педагогик укулар пленар утырыштан һәм 3 секциядән торды. Әлеге чарада районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 8 педагог катнашты. Педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Теләче 2нче балалар бакчасыннан тәрбиячеләр Хәбирова А. Р. һәм Мөхәммәдиева М.Ф. әлеге педагогик укуларда катнашып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Хәбирова А. Р. мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуда стимуллаштыра торган мөхит булдыру өчен мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән файдалану, ә Мөхәммәдиева М. Ф. «Яран гөл” программасы аша балаларда экологик кызыксыну, инициатива, мөстәкыйльлек тәрбияләү алымнары турында сөйләде.