Каникулларны китапханәдә үткәреп, балалар яхшы таныш һәм яңа әдәби геройлар белән очрашулардан уңай тәэсирләр алалар, яшүсмерләр аралашу күнекмәләрен яхшырталар, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр, кирәкле белемнәр багажын тулыландыралар.
Баландыш авыл китапханәсендә нәниләрне яраткан әдәби геройлар белән могҗизалы китап дөньясына сәяхәт көтә.
Китапханәгә килегез! Биредә сез дуслар, фикердәшләр, кызыклы әңгәмәләр таба аласыз. Бергәләп сез укырга, уйнарга, кроссвордлар чишергә, ребуслар, табышмаклар чишә аласыз.