Әдәби сәгать

2019 елның 18 октябре, җомга

13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән 7 нче төбәкара акциягә кушылды һәм «Открываем книги Лермонтова» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормышы турында-кайда тууы, әти-әнисенең кемнәр булуы, балачагы турында белделәр, иҗаты белән таныштылар. Бик кызыксынып шагыйрьнең «Парус»,  «Осень», «Солнце осени",  «Казачья колыбельная песня», «Родина», "Бородино", «Утёс» шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында балалар  «Белеет парус одинокий»» шигыренә рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International