Шәтке авылы китапханәсендә “Бездә яңа китап бар” дип исемләнгән акция башланып китте.

2019 елның 18 октябре, җомга

16 октябрь  көнне мәдәният йорты белән берлектә яңа китапларга күзәтү үткәрелде. "Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәнәр. Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Китапханәче белән мәдәният йорты мөдире укучыларны җәлеп итү максатыннан әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укып ишеттерделәр. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннанрак таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International