15 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре" дип исемләнгән VIl төбәкара акция уздыруга Ямбулат авылы китапханәсе дә кушылды.

2019 елның 18 октябре, җомга

15 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре" дип исемләнгән VIl төбәкара акциясе кысаларында Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "М.Ю.Лермонтовны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби библиодәрес үткәрелде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Утес», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шулай ук укучылар игътибарына "Аның исеме йөз еллык түгел..." дип исемләнгән М. Ю. Лермонтовның китаплары буенча өстәл әдәби күргәзмәсе тәгъдим ителде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International