15 октябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсе “Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән VII нчы төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында “Лермонтовны укы!” девизы белән шигърият сөючеләр Михаил Юрьевичның , «К гению», «К Сушковой», «Смерть поэта», «Сосед», «Парус», «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар. Китап укуны алга этәрү максатыннан китапханәче, Лермонтов шигырьләрен кибеттә, мәктәптә, китапханәдә укырга тәкъдим итте.