«Алтын яфрак» һәм салкын көзге һава торышы алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Көз»темасына рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр төрле-төрле килеп чыкты, һәм бер-берсенә охшамаган. Барлык рәсемнәрне педагоглар балалар бакчасында оештырылган баланың иҗат күргәзмәсенә куячак.