Һәр авылның үзенә генә хас йолалары, яратып үткәрә торган бәйрәмнәре була. Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты да 15 октябрь- бөтендөнья авыл хатын-кызлары көненнән читтә калмый. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү . "Без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән авыл хатын-кызлары белән очрашу-кичәсен китапханәче А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р.Фаляхова белән берлектә үткәрделәр. Очрашуда авыл җирлегендә яшәүче, китап укырга яратучы, төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар катнашты. Кичә барышында котлаулар, хатын-кызлар турында җырлар, шигырьләр яңгырады, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат зур кызыксыну уятты. Бәйрәмгә «Һөнәрләр дөньясына китаплар аша» тематик күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар чәй табыны артында авыл тормышыннан кызыклы истәлекләр сөйләделәр, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, китапханәче яңа китаплар белән таныштырды, кызыклы романнар, повестьлар укырга тәкъдим итте.