16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешенең тормышы, сәламәтлек һәм иминлеге символы, табын күрке, туендыручы булып санала. 16 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тамчы» клубына йөрүче балалар белән «Ипекәй табын күрке» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада икмәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды. Балалар аның зур кыйммәткә ия булуы турында нәтиҗә ясадылар. Соңыннан икмәк турында әсәрләр белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.