Иске Җөри авылы китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән VII нче регионара акциясендә катнашты

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

15 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән VII нче регионара акциясендә катнашты. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чара ахырында укучыларга  буклетлар таратылды. Шулай ук китапханәдә «Мятежный парус Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International