17 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1 «в» сыйныфы укучылары экскурсиядә булдылар.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

17 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1 «в» сыйныфы укучылары экскурсиядә булдылар. Әлеге сәяхәт әйләнә – тирә мохиткә багышланган иде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап эко – экскурсия ясадылар.

Беренчеләргә Кызыл китапка кертелгән хайваннарның санына карап нинди категория үзләштерүе турында аңлатылды. «На красной странице - звери и птицы» дигән презентация - панорама һәм «Зеленое царство природы» китап күргәзмәләре аша безнең илебездә генә түгел, бөтен дөньяда сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган хайваннар турында кызыклы фактлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International